117 ир-ат белән очрашкан татар кызы Радмила Хакова кияүгә чыккан
Журналист Радмила Хакова бер ел буе сәяхәт иттә һәм төрле илләрдә ир-атлар белән очрашуларга йөри. Һәр ай саен ул яңа шәһәргә күченә һәм 117 кеше белән очрашырга өлгерә. Нәтиҗәдә, «147 свидание» дигән китабын яза. КҮптән түгел аның яраткан дустына кияүгә чыгуы турында инстаграм битендә язды.

Иң якын дустыма кияүгә чыктым. Туганнарыма һәм якыннарыма котлаулар өчен рәхмәт! — дипгән Радмила Хакова.
Радмиланың хәләл җефете — PR белгеч Володя Шадрин.
Радмиланың туе белән котлап язганнар: «Кадердә, мәхәббәттә яшәгез», «нинди шәп хәбәр! Котлы булсын», «мәхәббәттә, бер-берегезне аңлап яшәгез», «бәхетле йөзләр», — дигәннәр аңа.
Радмила Хакова очрашулары хакында «Интертат» ка да сөйләгән иде.