Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

115 срочник әсирлектән кайтарылган - видео

news_top_970_100
115 срочник әсирлектән кайтарылган - видео

Украина белән әсирләр алмашы узды. Әсирлеккә алынган 115 Украина хәрбие өенә кайтарылган, шулай ук 115 Росси хәрбие дә иреккә чыкты. Алар башлыча Курск өлкәсендә әсирлеккә эләккән «срочниклар», дип хәбәр итә Оборона министрлыгы. Ведомство хәбәренә караганда, әсирләр алмашы Берләшкән Гарәп әмирлекләре арадашлыгында башкарылган.

Россиянең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова әйтүенчә, әсирлек озак булмаса да, бу солдатлар өчен вакыт мәңгелек кебек тоелган. Ул әсирлектә булган хәрбиләр белән элемтә көн саен алып барылганны әйтте.

Әсирләр госпитальләрдә реабилитация узачак.

Курск өлкәсенә Украина армиясе 6 августта бәреп керде. Төбәкнең губернаторы вазифаларын башкарчы Алексей Смирнов әйтүенчә, Украина гаскәрләре басып алган мәйданның киңлеге 40, «тирәнлеге» 12 километр. Срочниклар чикне саклаган булган, дип хәбәр итә Дума депутаты генерал-лейтенант Андрей Гурулев.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 август 2024
    Исемсез
    Улым үсә, Аллаһ андый һәм башка сынаулар бирмәсен, бала кайгылары күрергә язмасын. Барысы да бигрәк яшь балалар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100