Җырчы Диләрә Илалетдинова шәхси тормышына кагылышлы зур сөенече белән уртаклашты. Ул икенчегә әни булырга җыена.
Матур хәбәр белән җырчы социаль челтәрләрдә бүлешә. Диләрә «йөклелек сериясеннән» матур видеокадрлар күрсәтә. Диләрә тормыш иптәше белән Данияр исемле малай тәрбияли.«1+1=4», – дип яза ул, тиздән гаиләсенең ишәячәгенә ишарә ясап.
Туачак сабыйның малаймы, кызмы икәнлеге әлегә сер булып калган.