110 миллион сумлык «Белем» музее: Татар мәгарифенең үткәне, киләчәге һәм укытучыга дан
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музее ачылу тантанасы булды. Тантанада Рөстәм Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Музейда нәрсәләр бар, ул кайсы ягы белән уникаль һәм анда ничек эләгеп була?

Музейга ничек эләгеп була?
«Белем» мәгариф музее Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасының (Татарстан урамы, 2 йорт) беренче катында урнашкан. Музей 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Әлеге вакытта музейга теләге булган һәркем килә ала. Музейга керү – бушлай.
Музейның тантаналы ачылышына Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. килгән иде. Аларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институт директоры Рәдиф Җамалетдинов озатып йөрде.
Кунакларны, Әлифбага багышланган җыр белән, конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәенов каршы алды. Аннан соң алып баручы, «Мизгел» студентлар театрының җитәкчесе, режиссеры Илфак Хафизов микрофонны Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Ул тантананы сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде.
– Чын күңелдән зур тантана белән котлыйм. 2023 елда әлеге музейны әзерләргә, ачарга карар кылган идек. Музейда тарихыбызны да, безнең укытучыларның республика үсешенә керткән хезмәтен дә күрсәтәбез. Ул тарихыбыз, традицияләребез, династияләребезгә нигезләнә. Урыны да укытучылар, педагоглар әзерли торган үзәктә урнашкан. Бу музейның булдырылуы – укытучыларыбызга бик зур хөрмәт.
Укытучы профессиясенең абруен күтәрергә кирәк дип саныйм. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, мәктәп, техникум, колледж, югары уку йортларындамы... Һәр педагог безнең киләчәкне формалаштыра. Барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов музей ачылышында.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм тантана ачылышына килгән кунаклар музей экспозициясе белән танышты. Яңа киңлек Татарстан Республикасы территориясендә мәгариф үсешен чагылдыра, урта гасырлар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр озак вакытны үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов музейга Әмирхан Еники һәм Александр Пушкин китапларын бүләк итте
Татарстан Республикасы мәгариф музее 2023 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән «Педагог һәм остаз елы» кысаларында педагогның абруен һәм статусын күтәрүгә ярдәм итә торган чаралар планы нигезендә эшләнгән.
Музейны эшләп чыгуга Татарстан Республикасы бюджетыннан 110 млн сум акча бүлеп бирелгән, ә аның нигезенә 1985 елда оештырылган Татарстан Республикасы халык мәгарифе музее коллекцияләре (5 меңнән артык саклау берәмлеге) салынган.
Музейга кергәч тә хезмәт күрсәтү-мәгълүмат зонасы урнашкан, әлеге мәйданчыкта музейга килүчеләрне «Татарстан Республикасы дәүләтчелеген торгызу тарихы» панносы каршы ала. Экспонат фонды Фәнни концепция нигезендә Татарстанның күренекле сәнгать осталарының уникаль экспонатларын һәм сәнгать әсәрләрен максатчан сатып алу белән тулыландырылган.
Музейның яңа төзелгән киңлегенә гардероб һәм санитария-гигиена бүлмәсе булган хезмәт күрсәтү-мәгълүмат зонасы, экспозиция заллары, хезмәткәрләрнең эш кабинеты, сервер бүлмәсе, музей экспонатлары саклагычы керә.
Экспозициянең фәнни нигезләнгән сценарие, XII гасырдан XXI гасырга кадәр төрле чорларның уникаль экспонатлары, заманча мультимедиа чаралары, шулай ук оригиналь сәнгать проекты музей экспозициясен иң киң аудитория өчен – мәктәп укучыларыннан алып мәгариф өлкәсендәге белгечләргә кадәр кызыклы итә.
Рөстәм Миңнеханов музейга татар язучысы-прозаигы Әмирхан Еники китабын һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкин әсәрләре җыентыгын тапшырды.
Ә Минтимер Шәймиев исә «Яңарыш» республика фондының 15 еллыгына багышланган «Яңарыш. Иҗат. Мирас» басмасын һәм Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» балалар китабын бүләк иткән булган.
Музейда күргәннәр...
Төп экспозиция берничә бүлектән тора. «Татарстан Республикасы дәүләтчелеген торгызу тарихы» панносы символик образларда татар халкының дәүләтчелеген формалаштыру этаплары турында сөйли.
Бу зонада урнаштырылган экспозиция витриналарында мәктәптә белем бирү һәм мәктәп тормышы тарихы, хат язышу тарихы тасвирлана. «Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү» интерактив картасы үзәк урынны алып тора, анда педагогик юнәлештәге югары белем һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары турында мәгълүмат бар. Карта каршына куелган бинокльләр ярдәмендә килүчегә мәгълүмати видеороликлар карау һәм мәгариф оешмалары сайтларын карау мөмкинлеге бирелә.
Төп экспозиция берничә бүлектән тора. Беренче бүлектә татар халкы язуының барлыкка килүе һәм үсеше тасвирлана. Зал язу системаларының эволюциясе турында сөйләүдән башлана – төрки рун язуы, гарәп язуы, латин һәм иң ахырдан – кириллица.
Татар халкының китап нәшриятын һәм китап мәдәниятен үстерүгә зур урын бирелгән. Килүчеләргә гарәп графикасындагы кулъязмалар, гарәп, латин һәм кириллицадагы басмалар тәкъдим ителә. Аерым витрина төрле әлифбалар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары булдыру, үстерү тарихына багышланган.
Экспозициянең алдагы бүлекләре мәктәпкәчә яшьтән башлап республикада мәгариф тарихын, аерым алганда, мәктәп һәм мәдрәсәләрдән алып республиканың заманча мәгариф системасының барлыкка килүенә, үсешенә кадәр ачып сала.
«Мәгариф традицияләре» бүлегендә Идел буе Болгар дәүләтеннән алып 1920 елга кадәр татарларда белем бирү системасы, Казан Император университеты ачылуы, төрле баскычлардагы белем бирү учреждениеләренең аякка басуы турында сөйләнелә.
Музейга килүчеләр алдында сыйныф бүлмәсенең эволюциясе тәкъдим ителә: инкыйлабка кадәрге мәдрәсәләрдә уку сыйныфының интерьерыннан алып хәзерге цифрлы һәм интерактив уку мохитенә кадәр чагыштырып карап була. Шулай ук махсус җайланма киеп, киләчәк аудиториясен күреп була. Ягъни киләчәктә аудитория нинди булыр? Шуны күрергә мөмкин.
«1920-1930 елларда ТАССРда мәгариф системасының аякка басуы» бүлегендә яңа совет бербөтен дәүләт мәгариф системасы формалашуын, латин алфавиты, аннары кириллицага күчү процессы тасвирлана.
«1940-1960 елларда мәгариф» бүлегендә 1940-1960 еллардагы мохиткә килеп эләгергә була, биредә шул чордагы предметлар кергән интерактив зона күрсәтелә. Сугыштан соңгы «Бәхетле балачак» фарфор сериясе җыелмасы һәм сугыштан соңгы еллар атмосферасына тасвирлаган 50 нче еллар мәктәп формасы үрнәкләре кызыклы.
«1970-1980 елларда мәгариф» бүлеге халык мәгарифе үсешенең мөһим этапларыннан берсен – һәр җирдә мәҗбүри урта белем бирүне тормышка ашыру, урта һөнәри белем бирү системасын торгызу процессын яктырта. Әлеге процессны сенсорлы экраннан күрсәтелгән фотодокументлардан карап була. Шулай ук педагог Мирза Мәхмүтов эшләгән проблемалы укыту методын республика мәгариф системасына кертү тәҗрибәсе һәм инновациянең бөтен СССР мәгариф системасына таралуы турында сөйләнелә.
«ХХ гасырның 1990 елларыннан алып 2010 елга кадәр Татарстанда мәгариф системасын үстерү» бүлеге әлеге чорда милли-төбәк мәгариф системасында булган үзгәрешләрне яктырта, шул исәптән балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр милли мәгариф һәм туган телне өйрәнүнең күп баскычлы системасын кертү, югары белем бирү системасындагы үзгәрешләр (реструктуризация, дәүләтнеке булмаган югары белем бирү системасын формалаштыру) һ.б. турында күзаллау бирә.
«Педагогик китапханә» бүлеге кунаклар игътибарына төрле предмет өлкәләре буенча рус һәм татар телләрендәге уникаль дәреслекләр коллекциясен тәкъдим итә һәм берничә интерактив зонадан тора: «өй китапханәсе», «мәгълүмат банкы» мультимедиа методик комплексы, «тикшеренүче» – педагогика һәм мәгариф системасы өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнүчеләр өчен киңлек, «вакыт угы» – татар әдәбиятын үстерүгә багышланган интерактив комплекс.
«Зур үзгәреш» бүлеге профориентация юнәлешенә ия. Биредә музейның яшь кунаклары ботаника һәм орнитология, астрономия, технология, сәнгать һәм әдәбият кебек өлкәләрдә белемнәрне үзләштерү ысуллары белән таныша ала. Булачак һөнәрләр атласы киләчәк хезмәт базары буенча навигатор булып хезмәт итә, ә «теләкләр трамвае» бүлеге укучыларга шәхеснең һөнәри юнәлешенә тест узу мөмкинлеге бирә, шулай ук биредә робот Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев һәм башка шәхесләрнең имзаларын язып бирә. Менә монысы, дөрестән дә, зур яңалык.
«Балалар һәм яшьләр берләшмәләре» бүлеге – яшьләр оешмаларының үткәннән алып киләчәккә юнәлдерелгән үзенчәлекле күпер. Ул интерактив дивардан башлана, аның образларында безнең илдә балалар берләшмәләре тарихы ачыла. Витриналарда пионер оешмасының атрибутлары һәм символлары тәкъдим ителгән.
«Педагогларның бүләкләре» бүлегендә республиканың педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре тарафыннан музейга бирелгән мактау билгеләре, медальләр, орденнар тәкъдим ителгән. Монда ук махсус хәрби операциядә катнашкан Татарстан педагоглары турында да белергә була.
Экспозиция Татарстан Республикасының педагогика династияләре турында бүлеге белән тәмамлана, анда танылган педагогларның, төрле династия әгъзаларының республиканың мәгариф системасына керткән өлеше турында документлар, бүләкләр һәм төрле материаллар бар.
Кыскасы, барысын да үз күзләрең белән күрүдән дә яхшысы юк. «Белем» музеена рәхим итегез!