Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«11 яшьтә кулсыз калды». Эт талаган баланың кулын ампутацияләгәннәр

news_top_970_100
«11 яшьтә кулсыз калды». Эт талаган баланың кулын ампутацияләгәннәр
https://pixabay.com/

Архангельск өлкәсендә яшәүче Илья (исеме үзгәртелә) 11 яшендә кулсыз калган. Баланы эт талаган, аннары аны тиешле хастаханәгә алып бармыйча, башкасына алып киткәннәр. Шулай итеп баланың кулын ампутацияләргә туры килгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Ильяның хәле катлаулы дип бәяләнә.

Котлас районындагы Приводино бистәсендә 4 июльдә малайга овчарка эте һөҗүм итә. Ул баланың уң кулына ябыша һәм аны өзгәләп ташлый диярлек. Этне баладан чак кына аералар.

Якынча белешмә буенча, овчарка баланың үз гаиләсенеке, ул чылбырда торган. Ул Ильяга ничек һөҗүм иткән – әлегә билгесез. Малай велосипедта йөргәндә эткә бик якын килгән булуы ихтимал.

Бала бик каты яралана, аңа авыл табиблары гына ярдәм итә алмый. Якындагы зур шәһәр – Котласта да кирәкле белгечләр булмый. Баланы санавиация белән Мәскәүгә алып китәләр. Илья Мәскәүгә дә килеп җитә, тик аны алдан сөйләшенгән хастаханәгә түгел, башка урынга китерәләр. Алар ярдәм итә алмый. Аннары баланы тиешле хастаханәгә китерәләр. Тик инде вакыт узган була, баланың кулын ампутацияләргә туры килә.

Хәзер бала хастаханәдә ята, аңа озак вакыт дәвалану таләп ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100