news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек малайның елгада батуын дуслары күреп торган, тик олыларга әйтмәгәннәр

news_top
11 яшьлек малайның елгада батуын дуслары күреп торган, тик олыларга әйтмәгәннәр
https://omsk.sledcom.ru

Омск шәһәрендә 11 яшьлек бала суда батып үлгән. Фаҗигане дуслары күреп торган, коткарырга да тырышмаганнар, әти-әниләренә кайтып әйтмәгәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

26 июльдә Арсений исемле малай Омь елгасында су коенырга китә. Кич белән бала өйгә кайтмагач, әти-әнисе аны эзли башлый. Эзләүгә волонтерлар һәм танышлар кушыла. Аннары полициягә мөрәҗәгать итәләр.

27 июльдә иртә белән полиция хезмәткәрләре югалган баланың иптәшләрен сораштыра. Шул чакта гына Арсенийның су коенганда батуы ачыклана.

Малайлар Арсенийның батканын күрә, ләкин беркемгә дә бу турыда сөйләмиләр, алар ачуланудан һәм җәнҗал чыгудан курка, диелә хәбәрдә.

Баланың мәетен 27 июльдә тапканнар. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар