Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек малайны атасы балконнан тибеп төшергән

news_top_970_100
11 яшьлек малайны атасы балконнан тибеп төшергән
https://ru.freepik.com/

Екатеринбургтагы тулай торакта 11 яшьлек малайны атасы балкон тәрәзәсеннән урамга ыргыткан. Баланың кулы һәм аягы сынган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Аңа бөтен кеше иреннән китәргә әйтә иде», – ди күрше хатыны.

19 июньдә полиция хезмәткәрләре бу йорттагы фатирларны карап йөргән. Фаҗига турында күршеләрнең күбесе хәбәрләрдән укып кына белгән. Җомга көнне кич белән алар барысы да бакчаларына китеп барган. Шуңа күрә күбесе берни белмәвен әйтә.

Ләкин биредә яшәүчеләрнең күбесе 11 яшьлек малайның анасын яклап үлә язуын белә инде. М. исемле бала пычак ала һәм исерек атасына кадый. Әти кеше тагын да котыра, ул баласын өченче кат балконыннан тибеп төшерә. Малай подвалга керә торган урындагы түбәгә егылып төшә. Аның кулы һәм аягы сына.

Хәзер әти кеше изоляторда утыра, ә нәни энесе белән анасы имгәнгән малай янына хастаханәгә киткән. Якын арада җинаять эше ачылачак, дигән «КП»ның үз чыганагы.

Күршеләре сүзләренчә, алар бу гаиләдәге ике бала анасының гел кыйналып торуын еш ишетә. «Ул айнымыйча эчә. Иртә таңнан музыка акыртып куя. Алар бу кеше белән ничек яшидер, шунысы аңлашылмый. Малайны үтергән булса?» – дип аптырый күршеләре.

Малай хастаханәдән чыккач кем белән яшисе дә әлегә билгеле түгел. Анасы ана булу хокукыннан мәхрүм ителмәсә дә, ана вазифаларын башкармаган өчен гаепләнгәнгә булган инде. Малайны бабасы белән әбисе опекага алуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100