Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек малай физкультура дәресендә вафат булган

news_top_970_100
11 яшьлек малай физкультура дәресендә вафат булган
Тикшерү комитеты фаҗига булган мәктәпне тикшерә

Фаҗига беренче дәрестә була. Красноярск шәһәрендәге 85нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары гадәттәгечә дәрес башында разминка ясаган, йөгергәннәр. Шунда 11 яшьлек Мишаның (исеме үзгәртеп бирелә) хәлне начарлана – ул агарып чыга һәм аңын югалта башлый. Физкультура укытучысы аны банкеткага яткыра һәм «ашыгыч ярдәм» чакырта. Табиблар килгәнче, укытучы мәктәптәге шәфкать туташы белән бергә аңа беренче ярдәм күрсәтә, тик малай аңына килми, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Класс җитәкчесе малайның әнисенә шалтырата. Ул шундук мәктәпкә килеп җитә, әмма анда да улы бер мизгелгә генә аңына килеп ала.

«Ашыгыч ярдәм» бригадасы 8 минуттан гына килә. Бу вакытта бала клиник үлем кичергән була инде. Аны коткара алмыйлар.

Красноярск ашыгыч ярдәм станциясе табиблары сүзләренчә, укучы балага йөрәк-үпкә реанимациясе алгоритмы буенча барлык кирәкле чаралар да ясалган була. Табиблар баланы 30 минут дәвамында терелтергә тырышып карый, тик барып чыкмый. Укучы малай әнисенең кулында җан бирә.

«Физик йөкләнеш вакытында кинәт үлеп китү – табибларның тумыштан ук килгән йөрәк зәгыйфьлеген күрми калу нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Балалар мәктәп алдыннан мәҗбүри рәвештә эхокардиография (ЭхоКГ) һәм электрокардиография (ЭКГ) уза. Әмма бу тикшеренүне бөтен кеше дә узмый. Фаҗиганең икенче сәбәбе үсеп килүче организм үзенчәлекләре булырга мөмкин. Яшүсмер чорда балаларның күбесендә ваготония төре буенча вегетососудистая дистония – бу очракта гипотония барлыкка килә. Артериаль басым кинәт төшкәч, кеше аңын югалта, һәм аның йөрәге туктый», – дип сөйләгән балалар кардиологы Мария Переверзева.

Моннан тыш, табиб сүзләренчә, 2 атнага физкультура дәресеннән азат итеп торуга формаль мөнәсәбәттә генә булырга ярамый. Авырулардан, бигрәк дә вируслы авырулардан соң, йөрәк мускулында ялкынсыну һәм йөрәк эшчәнлегендә башка тайпылышлар булырга мөмкин. Бу да йөрәк җитешсезлеге һәм куркыныч аритмияләр китереп чыгарырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100