11 яшьлек сукыр кыз Коръәнне яттан сөйләргә өйрәнгән
Бала 18 ай эчендә Изге Китапны өйрәнеп бетергән.
Мисырда яшәүче Руа аль-Сайид исемле 11 яшьлек сукыр кыз 18 ай эчендә Коръәнне яттан сөйләргә өйрәнгән. Бу турыда инстаграмда islamru сәхифәсендә хәбәр ителә.
Баланың күз күреме белән проблемалары бар. Ул алтынчы сыйныфта укый, Дакалия провинциясендәге бер авылда яши. Кыз ислам үзәгенә Коръән өйрәнергә йөри. Руа бик тырыш бала була, ул Коръән-хафилар бәйгесендә берничә тапкыр җиңә.
«Ул башка кешеләргә өмет бирә», — ди баланың укытучысы Сәлим Бакр.
Руа аль-Сайид сүзләренчә, ул Коръән аятьләрен смартфондагы мобиль кушымтадан тыңлап өйрәнгән.