Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек малайны атасы буып үтерә язган

Тәмәке алырга кибеткә барудан баш тарткан баланы хастаханәгә китергәннәр.

news_top_970_100
11 яшьлек малайны атасы буып үтерә язган
24 августта Башкортстанда Гафури районында 11 яшьлек малайны үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Балада буу эзләре булуын хокук саклау органнарына хәбәр иткәннәр. Бу турыда “Башинформ” язды.

Бала үзе һәм әнисе сөйләгәнчә, аны әтисе буарга маташкан. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 40 яшьлек ата кеше улы белән талашкан. Ул малайны кибеткә тәмәкегә җибәрмәкче булган. Бала барудан баш тарткан.

Шуннан исерек ата малайга ташланган һәм буа башлаган. Олы апасы моны күреп алган һәм әнисен чакырган. Әнисе көч белән атаны туктаткан һәм “ашыгыч ярдәм” чакырган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге хәл буенча Тикшерү комитеты”кече яшьтәге баланы үтерергә маташу” маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Хәзер вакыйганың ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый.

Атаны тоткарлаганнар. Ул гаебен танымаган. Аны сак астына алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100