Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек малай суга баткан дустын коткарган, ә дустының әнисе аны ачуланып ташлаган

Аннары ул өлкәннәрне чакырырга чапкан, бәхеткә, аңа ашыгыч ярдәм машинасы очраган.

news_top_970_100
11 яшьлек малай суга баткан дустын коткарган, ә дустының әнисе аны ачуланып ташлаган
https://pixabay.com/

Пермь өлкәсендә 11 яшьлек малай елгада бата башлаган дустын судан чыгарган. Аннары ул өлкәннәрне чакырырга киткән. Юлда аңа ашыгыч ярдәм машинасы очраган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Арсенийның әтисе коткаручы булып эшли. «Дустым миннән сорый: „Ни булды аңа?“ — ди. Мин җавап биреп торырга вакыт булмавын аңлыйм, юлга чаптым. Ашыгыч ярдәм күреп алдым», — дип искә ала Лысьва шәһәрендә яшәүче Арсений.  

Малайлар Кормовище авылында ял итә. 24 июньдә дуслар су коенырга бара. 10 яшьлек малай беренче булып суга керә. Лысьва елгасының төбе тигез, тик бер урында чокыр була. Олылар өчен куркыныч түгел, тик бала шунда төшеп китә.

«Мин аның куллары гына чыгып калганын күрдем, ярдәмгә ташландым», — ди Арсений.

Арсений куркып калмый, суга чума, дустын тартып чыгара, аннары ярга таба алып килә. Ул дустын яр буена урнаштыра, аннары ярдәм чакырырга йөгерә. Суда бата язган бала исә бу вакытта аңсыз була.

Бәхеткә, юлда Арсенийга ашыгыч ярдәм машинасы очрап, фельдшерлар килеп җитә. Алар суга баткан баланы аңына китерә, аннары хастаханәгә алып китәләр. 

Әнисе сүзләренчә, 11 яшь булса да, Арсений үзен бик олыларча тота. Янгын сүндерүче булып эшләүче әтисеннән үрнәк ала. Һәрчак ярдәм итәргә әзер.

Коткарылган баланың әти-әнисе исә Арсенийны ачуланган. «Аның әти-әнисе миңа рәхмәт тә әйтмәде. Әле ачуланып ташладылар. „Нишләттең син аны?“ — диделәр. Безнең белән булган тагын бер малай гына ничек булганын аңлатып бирә алды», — дип сөйли Арсений.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100