11 яшьлек малай селфи ясарга маташканда, умыртка сөякләрен сындырган
11 яшьлек малай селфи ясарга маташканда, умыртка сөякләрен сындырган
23 мартта имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. «Биеклектән егылып төшеп имгәнгән баланы Раухфус исемендәге 19нчы номерлы хастаханәгә китерделәр. Хәзерге вакытта аның хәле канәгатьләнерлек дәрәҗәдә дип бәяләнә», — дип сөйләгәннәр агентлыкка.
Биредәге матбугат чыганаклары мәгълүматы буенча, вакыйга шәһәрдәге дүрт катлы йортларның берсендә була. Бала селфи ясарга маташа. Лифт шахтасына егылып төшкән малайның муенында һәм билендә берничә умыртка сөяге сынган, диелгән бу хәбәрдә.