Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек малай мәктәпкә барышлый югалган

Бала бер ел чамасы яңа гаиләдә яшәгән.

news_top_970_100
11 яшьлек малай мәктәпкә барышлый югалган

Пермь өлкәсендәге Березники шәһәрендә 11 яшьлек бала югалган. 24 декабрьдә көндезге бердә Дима Л. исемле малай мәктәпкә чыгып киткән. Ләкин бала мәктәптә күренмәгән һәм шуннан бирле аның хәбәре дә юк. Бу турыда җирле басма язды.

Малай өйгә кайтмагач, аның опекуннары чаң сугарга тотынган. Алар полициягә гариза язган.

«Бала югалу турында гариза кичә килде. Аны эзләү эшләре бара», — дип аңлатканнар Пермь өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Мәктәптә укучы малайның абыйсы сүзләренчә, Дима моңа кадәр югалып йөрмәгән. Ул яңа гаиләдә бер ел чамасы яши.

«Без Дима белән төрле гаиләләрдә яшибез. Кичә ул мәктәпкә китте, тик әйләнеп кайтмады. Моңа кадәр андый хәл булганы юк иде. Аның өйдә кунмый калганы да юк. Яңа гаилә Димага ошый иде. Ул беркем белән дә талашмады», — дип сөйләгән Диманың туган Михаил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100