news_header_bot
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек кызның иңбашына металлдан эшләнгән ишек тоткасы кереп киткән

Кыз бала йөгереп йөргәндә фатир ишегенә килеп бәрелгән.

news_top
11 яшьлек кызның иңбашына металлдан эшләнгән ишек тоткасы кереп киткән

Мәскәүдәге балалар хастаханәсендә 11 яшьлек кызга операция ясаганнар. Металлдан эшләнгән 10 см озынлыктагы ишек тоткасы баланың иңбашына кереп калган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Әти-әнисе сүзләренчә, кыз фатир буйлап йөгереп барган һәм ишек тоткасына килеп бәрелгән. Тотка сынган һәм баланың иңбашына кергән. Шулай итеп металл тотка кызның тәнендә кысылып калган.

Табиблар балага комплекслы диагностика ясаган. 10 см озынлыктагы металл предмет баланың тән тукымаларына эчкә үк кереп киткәне ачыкланган. Тимер кисәге иңбашы сөяге янына кадәр килеп җитә язган.

Нәкъ менә металл кергән урында кан-тамырлары һәм нервлар төене урнашкан. Әлеге төен кулдагы кан әйләнеше өчен җавап бирә. Шул сәбәпле операция бик катлаулы булган. Тәҗрибәле хирурглар һәм травматологлар ясаган операция уңышлы чыккан. Кыз баланы өенә кайтарып җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар