Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек кыз бала тапкан: баланың атасын полиция эзли

11 яшьлек кыз бала тапкан: баланың атасын полиция эзли

news_top_970_100
11 яшьлек кыз бала тапкан: баланың атасын полиция эзли
Польшаның Гданьск шәһәре хастаханәсендә 11 яшьлек кыз бала тапкан. Бу кыз Польшаның Старград шәһәреннән, милләте буенча украинка. 

polsatnews.pl сайты хәбәр итүенчә, кызның әти-әнисе аның авырлы икәнен соңгы көнгә кадәр белмәгән. Кыз хәле авыр булуына зарлана башлап, аны табибларга алып баргач кына оныклары туачагын белгәннәр.

Табиблар бу хәл турында полициягә хәбәр иткән. Хәзер алар баланың атасы кем икәнлеген ачыклый. 

Полиция фаразынча, кыз Украинада яшәгән чакта балага узган булырга тиеш. Гаилә сентябрь аенда Польшага күченеп килгән. Украинада яшәгән вакытта кызның әти-әнисе танышларын балаларына күз-колак булып торуны үтенгән булган. Полиция шушы ир-ат баланың атасы булырга мөмкин дип уйлый.

Гданьск прокуратурасы вәкиле Мариуш Душиньски әйтүенчә, 15 яшькә кадәрле үсмер белән җенси мөнәсәбәткә кергән ир-атка 2 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100