Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшендә беренче баласын тапкан кыз инде дүртенче баласын тапкан һәм аерылышырга җыена

news_top_970_100
11 яшендә беренче баласын тапкан кыз инде дүртенче баласын тапкан һәм аерылышырга җыена

2005 елда Валя Исаева зур тавыш чыгуга сәбәпче булган иде. 11 яшьлек кыз Таҗикстаннан килгән 19 яшьлек Хәбибтән балага уза. Ятим кыз үги әтисенең әбисе Антонина белән яшәгән була. Хәбиб аларның күршесенә килеп урнаша да, яшь кызны аздыра. Җинаять эшен кузгаткач, Валя аны утыртмауларын сорый. Нәтиҗәдә, Хәбибне шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр.

Хәбиб белән Валяның кызлары Әминә тугач, яшьләрне телевидениедән дә күрсәтәләр.

2013 елда Валя Әмирне таба. Аннары, Хәбиб хатынын кыйный, дигән хәбәрләр чыга башлый. 2019 елда Валя Дамирны таба.

Хәзер Валяга 28 яшь. «Комсомольская правда» медиа өлкәсендә күптән күренмәгән кызның язмышын ачыклаган.

Хәбиб Донбасска – махсус операциягә киткән икән. Ә ике ел элек гаиләдә дүртенче бала – Юсуф туган. Хәбиб дүрт баласын бернәрсәсез калдырып китте, дип зарланган Валя. Ул Украинага киткәндә карталар калдырган, акча килер, дигән. Әмма акча юк, ди Валя. Карталар эшләми торган булып чыккан. Ире, шалтыратып: «Минем акчама яшәмә, мин махсус шулай иттем, эшкә кер», – дигән.

«Бер тиен акча калдырмады, мин балалар белән ничек яшәргә тиештер. Мин аның аркасында эшсез калдым. Пешерүче булып урнашкан идем, Хәбиб балалар белән торыр дип уйладым, әмма ул, балаларны кара дип, эштән китәргә кушты. Ә хәзер ташлап китеп барды. Әби үлде, минем бер кешем юк, чын ирләр алай итми», – дип зарланган Валя. Ул иренә, синнән аерылам, дигән. Ә хәзер исә Хәбибнең хастаханәдә яраланып ятуын әйткән. «Юк, мин аерылышам!» – дигән Валя.

Валя әйтүенчә, ире аны кимсетә, кыйный икән, хәерчелектә яшәткән. Өстәвенә, берничә ел элек, Хәбибнең Таҗикстанда икенче хатыны барлыгы ачыкланган. Өстәвенә, ул кредитлар алган, хәзер аларны түлисе бар икән.

Әминәгә инде 17 яшь, Әмиргә – 9, Дамир бакчага йөри. Валя үзе исә тормышын үзгәртергә уйлаган – исемен Мөслимәгә алыштырмакчы. 

Һәм тагын бер кызыклы факт ачыкланган. Бу вакыйга турында язганда, «рус кызын бозган мөселман» дип яздылар. Валя серне ачкан – ул чынлыкта мөселман икән, әти-әнисе ингушлар булып чыккан. 

2005 елгы фото. Валя Исаева архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100