Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшендә беренче бәбиен алып кайткан ток-шоу герое Валя Исаева бишенче тапкыр әни булган

Валя Исаеваның шәхси тормышы 2005 елдан бирле актив рәвештә тикшерелә: ул вакытта 11 яшьлек кыз 19 яшьлек гастарбайтердан кыз бала алып кайта, соңыннан аңа кияүгә чыга. Яшь парны бик еш ток-шоуларга кунак итеп чакыралар, алар күпсанлы интервьюлар бирә.

news_top_970_100
11 яшендә беренче бәбиен алып кайткан ток-шоу герое Валя Исаева бишенче тапкыр әни булган
Фото: видеодан кадр, "Аргументы и факты"

20 ел элек Валя Исаеваның әбисе фатирның бер бүлмәсен таҗик Хәбиб Патохоновка арендага бирә. Егет хуҗаның яшь оныгын үзенә карата. 11 яшьлек Валя беренче баласына – Әминәгә йөкле була. Балигъ булмаган кызны аздырган өчен җәзадан Патахонов Валяга өйләнеп кенә кача алган. Шулай итеп, ул – Россиянең иң яшь әниләренең берсе була.

Парның тагын 3 баласы туа: Әмир 2013 елда, Дамир 2019 елда, Йосыф 2022 елда. Әмма мәхәббәт идиллиясе тәмамлана: ислам динен кабул иткән Валя (мөселманча исеме Мөслимә) һәм Хәбиб талашалар. 4 бала атасы, гаиләсен акчасыз калдырып, махсус хәрби операциягә китә.

Исаева тиз арада яңа сөяркә таба – ул 30 яшьлек Ислам. Ул товарлар китереп бирү хезмәте хезмәткәре була. Шушы көннәрдә 29 яшьлек Валентина шатлыгы турында әйтте: «Мин ир бала таптым. 1 атна булды!» Малайга Усман дип исем кушканнар. StarHit сайты шәрехләвенчә, Усман исеме «батырлык» яки «елан» дигәнне аңлата.

Валя сүзләренчә, йөклелек яхшы үткән. Ләкин психологик яктан ул үзен начар хис иткән. 4 бала белән ялгыз, бер тиен акчасыз калган хатын-кыз коточкыч депрессия хәлендә була. Бервакыт күп балалы ана хәтта аборт турында да уйлаган була.

Бишенче баланың әтисе аны ташлап чыгып киткән. Алар бер-берсен бик яраткан, дини традиция буенча никахлашканнар. Араларына башка хатын-кыз кергән. Исаеваның ире икенче хатын алырга теләгәнен әйткән. Валя моңа каршы була, шуннан соң аларның никахлары таркала. Усманның әтисе туган ягына – Чечняга кайтып китә.

«Малайның тууын белгәч, ул, смс белән генә, баладан баш тартуы турында җавап җибәрә. Менә шундый булып чыкты», – дип комментарий бирә бу хәлгә берүзе калган ана.

Хәбиб җәйдән бирле күренми, «аның махсус хәрби операциягә китүенә дә ышанмыйм» ди Валя.

Валя-Мөслимә бала табудан соң тиз арада аякка басуына, даими керем чыганагы табуына һәм 5 баланы аякка бастыра алачагына өметләнә. Ул шулай ук яраткан кешесен очрату өметен югалтмый, «ул – балаларның чын әтисе була ала» ди хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100