Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшендә бәби алып кайткан ток-шоу герое Валя Исаева бүген ничек яши

Валя яңа иреннән бишенче баласын көтә.

news_top_970_100
11 яшендә бәби алып кайткан ток-шоу герое Валя Исаева бүген ничек яши
видеодан кадр, "Аргументы и факты"

Үз вакытында Мәскәү кызы Валентина Исаева 11 яшендә бәби алып кайтуы, ана булуы белән Андрей Малахов алып барган ток-шоуда танылган иде. Баланың әтисе – 19 яшьлек Таҗикстан егете Хәбиб Патахонов. Ул кыз әбисе белән икесе яшәгән фатирда бүлмә арендалый. Бу пар бүген дә бергәме? Ничек тормыш итәләр? Бу хакта «Аргументы и факты» сайтында Юлия Герасимова яза.

Нәтиҗәдә, Хәбиб шартлы рәвештә төрмәгә утыртылды, ләкин Валя белән алар, чынлап та, гаилә төзеделәр.

Икенче балалары тугач, элеккеге дан-шөһрәтне искә төшереп, бу пар кабат ток-шоуга барырга карар кыла. Имеш, ДНК тесты ярдәмендә ир хатынының «хыянәт»ен фаш итмәкче булган. Әмма, соңрак Валентина бу сценарийның сәхнәләштерелгән булуын, бары тик телевидениегә төшүдән акча эшләргә теләгәнлекләрен таный.

Акча аз, балалар күп

Даими финанс кыенлыкларына карамастан, гаиләдә, шулай да, балалар саны арта бара. Ахырда, Валентина һәм Хәбибнең 4 балалары туа.

28 яшендә Валентина үз исемен Мөслимә дип алыштыра. Моны әти-әнисенең Ингушетиядән булуы белән аңлата.

Күпмедер вакыт гаилә иренең туган ягы Таҗикстанда яши, әмма ахырда Валентина балалары белән Мәскәүгә кайта. Ул Хәбибнең балалар пособиесенә яшәүне өстен күрүеннән, эшләргә теләмәвеннән зарлана. Россия гражданлыгына ия булганнан соң, иренең кредитлар алуын сөйли. Аннары контракт буенча хезмәт итәргә китә. Хатыны аның моны акча өчен эшләвен әйтә.

Бишенчесен көтә

Ләкин элекке хатыны һәм 4 баласына Хәбибтән берни дә эләкми. Социаль челтәрләрдә күпбалалы ана балаларын мәктәпкә җыярга да акчасы булмаудан зарлана.

Шулай да, ток-шоу героеның тормышында, параллель рәвештә, сөенечле вакыйгага да урын бар: ул янә гашыйк була. Бәхетле ханым сөйгәне белән очрашу фотоларын соцчелтәрләргә дә чыгара. Берничә айдан исә үзенең кабат бәби көтүен, токсикоз һәм кан басымы уйнаудан интегүен хәбәр итә. Соңрак сөйгәне белән никахлашулары турында таныклык фотосын да күрсәтә.

Арага керәләр

Ләкин хатынның яңа гаилә бәхете бөтенләй үк болытсыз түгел.

Күптән түгел Мөслимә арага керүче аркасында гаиләсенең җимерелә башлавына зарланды. Ул ниндидер бер кызның социаль челтәрдәге битен, скриншот ясап, халыкка чыгарган. «Хәзергедәй газапны минем әле кичергәнем юк иде. Безнең никахлашуыбызны, балабыз булачагын ул белә, әнисе дә белә. Ирем белән аралашудан туктамый!» – күпбалалы ана сурәт астына шулай дип язган.

Фото: © Валентина Исаеваның социаль челтәрдәге битеннән

Мөслимә-Валяның челтәрдәге битендә хәзер ике фотосурәт: берсендә ул – кечкенә баласы белән, икенчесендә – яңа ире белән. Сөйгәненең йөзен хатын-кыз яшерә.

Фото: © Валентина Исаеваның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100