Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 үгез асраучы Гөлсәрия Мәүлетова: «Мал тоту – табышлы»

Марий-Эл республикасының Мари-Төрек районындагы Татар Кетнәсе авылына баргач, андагы уңган-булган кешеләргә шаккатып кайткан идем. Шуларның берсе – Гөлсәрия Мәүлетова.

news_top_970_100
11 үгез асраучы Гөлсәрия Мәүлетова: «Мал тоту – табышлы»
Гөлсәрия Мәүлетова атлары янында
Лилия Заһидуллина

Мәдәният йортына кереп, авылның оста кешеләре турында сораштыра башлауга, башка хатын-кызлар Гөлсәрия апага төртеп күрсәтте. Гөлсәрия Мәүлетова мәдәният йортында эшли, авылның «Мизгел» ансамбле солисты, шуның өстенә үзенең хуҗалыгы да зур икән. «11 үгез, 2 ат, 28 тавык, 2 әтәч асрыйм», – дип санап китте ул. Минем өчен иң гаҗәбе – бу хуҗалыкны Гөлсәрия апа берүзе, ирсез алып бара. Барысы да хатын-кыз җилкәсендә!

Үз күзләрем белән күрим әле дип, Гөлсәрия апаның өенә кереп чыктым. Аның абзарындагы кебек чисталыкны иң алдынгы фермаларда да күрмәссең. Идәннәре кырып юылган, малларга ризык пешерә торган аерым бүлмә ясап куйганнар. Анда казаны утырып тора, ялт иткән чиләкләре, эш киемнәре тезелеп киткән. Әле үгезләре, атлары белән сөйләшкәнен карап торсагыз! «Улым», «кызым» дип кенә эндәшә ул аларга. Бер аты – Тема, икенчесе Йолдыз исемле икән.

Икенче «бүлмәдә» һәм урамдагы утарда симез үгезләр тезелешеп тора. Суны әз эчә, итне күп бирә торган токым икән бу. Һәркайсыннан 330ар кг ит чыга, ди. Атларны да, үгезләрне дә ит өчен асрыйлар.

Гөлсәрия апа маллары белән таныштырып йөргән арада, һаман үземне кызыксындырган сорауларны яудырдым.

Өчәр центнерлы үгезләрне ничек карыйсыз, Гөлсәрия апа? Хатын-кыз мондый эшне башкара аламыни? – дидем.

– Без 5 бала үстек. Энем Фәдбир бакчабыз башында гына тора, нәрсә булса да аңа мөрәҗәгать итәм, – ди Гөлсәрия Мәүлетова. – Фәдбир дә күпләп мал тота. Печәнне ул үз техникасы белән алып кайта, ашлыкны шәхси фермерлардан сатып алабыз. Әле Фәдбир тимерчелек белән дә шөгыльләнә – аның ясаган әйберләренең матурлыгын күрсәгез! Икенче энем Фәнил дә авылда, ул да нык булыша. Әнием белән бергә яшибез, мин өлгерә алмаганда, ул да малларга күз-колак булып тора.

Мал асрау табышлымы?

– Табышлы. Итен авыл, район кешеләре сатып ала, Казандагы кафелардан да заказ бирәләр. Чиста шартларда үстерелгән иткә сорау зур хәзер. Мал чалу хезмәте өчен 3000 сум түлибез.

Гаиләгез турында да сөйләгез әле, Гөлсәрия апа.

– Ирем Рамил белән аерылдык, ул җырчы. Кызыма 30 яшь, ул гаиләсе белән Йошкар-Олада яши. Йошкар-Ола бездән 130 км. Аделина исемле оныгым бар. Киявем Александр исемле, ләкин без аңа Самат дибез, никах вакытында мулла шулай дип исем кушты.

Гомерегез буе шушы авылдамы сез?

– Казанда 13 ел складта эшләп, анда да яшәп алдым. Әнинең бертуган апасын карарга дип авылга кайткан идем, аны 5 ел карадым. Туган авылыңнан да рәхәт җир юк.

Өемдә мичем бар, ипине дә үзем салам. Авылда мичләр калмады диярлек, мин сүттермим әле. Анда берьюлы 6 ипи пешерәм. Үзебез ул кадәрне ашап бетерә алмыйбыз, энеләремә өләшәм. Күп итеп токмач кисеп куям, аны сеңелләремә дә җибәрәм.

Соңыннан Гөлсәрия апаның әнисе Гөлфия апа белән дә сөйләшеп алдык.

– Мин гел өйдә, хуҗалыкны күздән ычкындырмыйм. 5 бала үстердем, 49 яшемдә ялгыз калдым. 18 ел каенана, 18 ел килен белән тордым. Хәзер 70 яшь. 5 балам да үзара нык тату, Аллага шөкер. Биш бармакны бергә җыйсаң, йодрык килеп чыга бит. Шулай бердәм булырга кирәк, – дип озатып калды Гөлфия апа.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 ноябрь 2022
    Исемсез
    Искитмәле хатын икән бу Гөлсәрия! Берүзе. ирсез шундый тырышлык белән яшәп кара әле син. ә! сокландым! Исән-сау була күрсен!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100