Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 тапкыр хөкем ителгән ир-ат кабат хатын-кызларны аулый башлаган?

Җинаятьче урман посадкасында 42 яшьлек хатын артыннан килеп, башына суккан һәм җиргә егып салган.

news_top_970_100
11 тапкыр хөкем ителгән ир-ат кабат хатын-кызларны аулый башлаган?
11 тапкыр хөкем ителгән Казанда яшәүче кешене урман посадкасында хатын-кызга хөкем итүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Бу кеше дачадан өенә урман посадкасы аша кайтып баручы 42 яшьлек хатынга һөҗүм иткән. Ул арттан йөгереп килгән һәм хатынның башына суккан. Хатын җиргә егылгач, аның алтын бизәнү әйберләрен, документлары һәм банк карталары булган сумкасын урлап качкан.

Полициягә гариза язган хатын бәяләмәсе буенча, аңа 108 мең зыян килгән.

Бер тәүлек узгач, полиция хезмәткәрләре бу ир-атны тоткарлаган. Ул урлаган әйберләрен ломбардка биреп маташкан булган. 35 яшьлек шикләнелүче ир-атның фатирын тентегән вакытта, зыян күргән хатынның документлары һәм банк карталары табылган.

Әлеге ир-ат инде 11 тапкыр хөкем ителгән. Полиция хезмәткәрләре аның тагын шундый ук җинаятьләргә катнашы бардыр дип фаразлый. Фатирыннан алынган кыйммәтле бизәнү әйберләре дә шул рәвешле талап алынган булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100