news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

11 сыйныфлар декабрьдә язасы йомгаклау сочинениесендә нинди темалар булачак?

11 сыйныфлар декабрьдә язасы йомгаклау сочинениесендә нинди темалар булачак?

news_top
11 сыйныфлар декабрьдә язасы йомгаклау сочинениесендә нинди темалар булачак?
Россия Мәгариф министры Ольга Васильева 11 сыйныфлар өчен рус теленнән йомгаклау иншасы темаларын әйтте. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Алар арасында "Сугыш һәм солых - бөек китапның 150 еллыгына", "Өмет һәм төшенкелек", "Игелек һәм явызлык", "Горурлык һәм басынкылык", "Ир-ат һәм хатын-кыз" темалары бар. Бу темаларны Наталья Солженицына рәислегендәге Йомгаклау иншасын уздыру комиссиясе мәсьәләләре советы раслаган.

Йомгаклау иншасын 11 сыйныфлар декабрьдә яза. Аның нәтиҗәләре буенча Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен рөхсәт бирелә. Инша темасы 15 минут алдан билгеле була. Эшләр "зачет"-"незачет" форматында бәяләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар