11 сыйныфтан соң, чыгарылыш укучысына бер елын буш үткәрсә дә була
Ни генә булса да, имтихан билгеләре әле 4 ел гамәлдә кала, югары уку йортына керү мәсьәләсе дә беркая да качмый.
Һөнәр сайлау һәм карьераны планлаштыру буенча консультант Анна Прокопьева «Әти-әниләр өчен университет»та югары уку йорты сайлаганда нәрсәләргә ориентлашырга һәм әгәр теләгән җиренә керә алмаса, яшүсмергә нишләргә икәнлеге турында «Челнинские известия»гә сөйләде. Бу хакта Юлия Зәйнуллина язмасы.
Югары уку йортларындагы бюджет урыннарның иң күбесе –
инженерия һәм педагогия тармагында
Консультант Анна Прокопьева иң элек хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне санап чыкты: болар – бөтен эшче һөнәрләр, шулай ук, инженерлар һәм педагоглар.
– Предприятие һәм оешмалар ягыннан караганда, болар – «востребованный» һөнәрләр. Мәгариф министрлыгыннан ВУЗларга кабул итәргә мөмкин урыннар санын җибәрәләр, хәзер педагог һәм инженер белгечлекләренә бюджет урыннар күп. Ләкин бу – бөтен кеше дә инженер яки укытучы юлыннан китәргә тиеш, дигән сүз түгел. Берничә елдан ситуация үзгәрәчәк, – дип саный Прокопьева.
Ул һәрвакытта да медицина хезмәткәрләре кирәк булачагын, ИТ-сферада белгечләр җитмәү тенденциясе арта баруын, бу юнәлештә күп яңа профессияләр барлыкка килүен билгеләп үтте. Айтишниклар кирәксезгә калган юрист һәм экономистлар язмышын кабатламаячак, чөнки ИТ-тармагы бик зур тизлектә үсә бара, дип ышандыра Прокопьева.
Бердәм дәүләт имтиханнары мәгълүмат базасы
Әгәр чыгарылыш укучысы нинди белгечлек алырга теләвен үзе дә белмәсә, «Бердәм дәүләт имтиханы калькуляторы»ннан файдаланырга була. Бу базага бар төрле белгечлекләр, узган елгы укырга керү баллары белән күп кенә университетларга әзерлек юнәлешләре буенча мәгълүмат кертелгән. Абитуриентка үзенең җыйган яки фаразлаган балларын махсус формага кертергә генә кирәк, һәм сервис кая, кайсы бүлеккә керергә мөмкин икәнлеге турында әзер җавап бирә.
Анна Прокопьева, ВУЗ сайлаганда, аның инфраструктурасына игътибар итәргә чакыра: ашханә, тулай торак, уку лабораторияләре бармы, алар ничек җиһазланган. Социаль челтәрләрдә студентларны табып, алардан үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап эзләргә мөмкин.
Запас план
Бердәм дәүләт имтиханы – чыгарылыш укучысы өчен һәрвакытта да зур стресс, бар кеше дә аны уңышлы тапшыра алмый. Әти-әниләрне, әгәр бала укырга керә алмаган икән, тормыш туктап калмый, дип үгетли консультант Анна Прокопьева, нинди генә очракта да, яшүсмергә терәк булуларын сорый.
– Имтиханын бирә алмаган икән, яшүсмер урта һөнәри белем алырга мөмкин, бигрәк тә, теләгән белгечлеге шул дәрәҗәдә үзләштерелә икән. Шуңа күрә, алдан ук запас план әзерләгез – әгәр теләгән уку йортына керә алмасагыз, нишләргә икәнен уйлагыз, – дип киңәш итә һөнәри консультант.
Тагын бер вариант – эшкә урнашу. Бер очтан, бала аңа бу һөнәр туры киләме-юкмы икәнен тикшерә алачак.
Анна Прокопьеваның үзенә иң якын вариант исә – 1 елны буш үткәрү. Көнбатыштагы бу практика безнең илдә әле киң таралмаган, ләкин елдан-ел күбрәк әти-әниләр балаларына 1 елга пауза алырга мөмкинлек калдыралар.
«Имтиханнарга әзерләнү, аны бирү – кеше өчен зур стресс, алҗу җыелып килә. Яшүсмер хәтта сәламәтлек ягыннан «минуска» китә, аңа кабат көч җыярга кирәк. Югары уку йортында яңа уку елына кереп китү дә җиңел түгел. Шуңа күрә, әгәр мөмкинлегегез бар икән, балага аны бирегез», – ди Прокопьева.
Ләкин ул яшүсмергә ел буе диванда сузылып ятарга түгел, ә бәлки бу ел өчен программа төзеп, ел дәвамында шуны тормышка ашырырга тәкъдим итә. Бәлки, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен яхшыртыр өчен, бала кабат имтиханнарга әзерләнер, бәлки, төрле һөнәрләрне сынап карау өчен, предприятиеләргә эшкә урнашыр. Ни генә булса да, имтихан билгеләре әле 4 ел гамәлдә кала, югары уку йортына керү мәсьәләсе дә беркая да качмый.