11 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +14..+19˚ градус.
Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Бүлмә гөлләрен сугару һәм сыек ашламалар белән ашлау өчен уңышлы көн түгел. Каты ашламалар кертергә ярый. Көндезге температура нульдән югарырак булганда, зелпе, карлыган һәм крыжовник куакларын яшәртеп кисәргә була.