11 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Яңгыр, җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+2˚, көндез +2..+7˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Туфракта кышлаучы корткыч бөҗәкләрне, чүп үләннәре тамырларын бетерү өчен, кәсләрен ватмый гына, туфракны тирәнтен сукаларга була. Күпьеллык чәчәкләрне кышка каплап куярга кирәк.