11 октябрь мәзәкләре:«Үзеңне тормышта табуга караганда Интернетта табуы күпкә җиңел»
Дөньядагы барлык илләр белән дә хатын-кызлар идарә итсә, сугышлар бөтенләй булмас иде. Әмма бер-берсе белән сөйләшмәгән илләр бик күп булыр иде.
Макияж… маникюр… педикюр… эпиляция… Их, кайда калды балачак — башка бантик бәйләп куйдың да, син матур кыз инде.
***
Бер ир зарлана:
Беренче хатын канымны эчте. Аерылдым. Икенче хатынга өйләндем. Анысы да канымны эчте. Өченче хатын да канымны эчә!
Ә синең каныңны ничәнче группаныкы?
Беренче.
Аңлашылды. Беренче группа кан бөтен кешегә дә туры килә шул.
***
Әгәр шундый түбән җаннар тормышта зур күләгәләр калдыра икән, димәк, без Кояшыбыз баюга таба бара.
***
Ир затыннан булган кешегә ничә яшь булуы мөһим түгел — 5, 15, 25, 35, 45… Радио белән идарә ителә торган уенчык вертолет бүләк итегез — ул шат булачак.
***
Күрше фатирда кем акыра анда?
Күршедә яшәүче хатын.
Бала табамы әллә?
Юк, балага узарга тырыша.
***
Зоопаркта игълан:
Маймыллар! Кешеләр биргән ризыкны ашамагыз!
Аста искәрмә:
Бәлки сезгә әйтсәк, кешеләргә тизрәк барып җитәр.
***
Армия рекламасы:
Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булучыларның 90 проценты хәрбиләр, ун проценты тыныч халык. Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булучыларның 50 проценты хәрбиләр, 50 проценты тыныч халык. 20 гасыр азагында Югославиядәге сугыш: 90 процент тыныч халык, 10 процент хәрбиләр. Гыйрактагы сугыш — 98 процент тыныч халык, ике процент хәрбиләр.
Армиягә бару — сугыш вакытында исән калу ысулы.
***
Мобиль телефон — хатын-кыз кебек үк, функцияләре әллә никадәр, әмма чынлыкта төп функциясе бер генә.
***
Халык — депутатка:
Сез бит кешеләрнең ни уйлаганын да белмисез! Менә берәр трамвайга утырып базарга барып карагыз, белерсез халыкның ни уйлаганын.
Кич белән депутат халыкның ни уйлаганын белмәкче була. Трамвайга керә дә, йөртүчегә:
Мине базарга алып барыгыз!
***
Тормышта булган хәлләр.
***
Бу чыбыклы телефоннар заманында булган хәл. Бер профессор студентларның үзәгенә үтә. Моңа җәза уйлап табалар — студентлар автомат телефоннан тәүлекнең төрле вакытында шалтыратып үзәгенә үтә башлыйлар. Сөйләшү болайрак була: тавышларыннан танымасыннар өчен авызларын чүпрәк белән каплыйлар да шалтыраталар.
Алло, — ди профессор.
Алло.
Кем бу?
Анаңның…!
Шулай берничә тапкыр кабатлана. Профессор төнлә телефоннарын сүндереп куя башлый, әмма кайчак шалтырату да көтә бит инде, кушылган килеш тә йоклап китә. Берзаман моңа төнлә шалтыраталар. Бу каударланып трубканы ала да аты-юлы белән сүгенеп җибәрә:
Сез нәрсә, фәләнегезне төгән итим, миңа төнлә шалтыратасыз, фәлән итим?
Трубканың теге ягында пауза. Аннары бер бик итагатьле кеше дәшә:
Николай Петрович, сезгә ни булды? Бар да әйбәтме?
Профессорның коты алына. Кем икән дип уйлый, ә үзе гафу үтенә башлый.
Гафу итегез берүк, мин ялгыш, берүк гафу итегез…
Ярар, ярар. Бар да әйбәтме сезнең?
Әйе. Ә бу кем?
Анаңның…!
***
Метрода бер егет каршымда утырып бара. Мин кыска итәк кигән идем. Егет китап укыган була, әмма яшереп кенә миңа карый. Миңа бераздан кыен була башлады, шулкадәр текәлеп карамыйлар бит инде. Әмма рәхәт инде, гашыйк булды бугай дип уйлыйм.
Чыгып киткәндә генә моның укыган китабының тышлыгын күрдем дә, дөнья җимерелгәндәй булды. «Как распознать ведьму» дигән китап иде ул.