news_header_bot
Язманы тыңлагыз

11 мартка һава торышы һәм ай календаре

news_top
11 мартка һава торышы һәм ай календаре

11 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр, җепшек кар явачак, кайбер районнарда кыска вакытлы буран. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән 15-22 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -5..-10˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык.

Кимүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Язын ай Чаян йолдызлыгында булганда, агач-куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Алга таба тамырландыру өчен виноград чыбыкчаларын суга утыртып куярга була. Бүлмә гөлләренә һәм рассадага органик ашламалар сибәргә кирәк. Үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сибәргә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар