news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

11 көнлек сабыйның эченнән игезәк-паразитны кисеп алганнар

news_top

Мисырда хирурглар 11 көнлек кызның эченнән игезәк-паразитны кисеп алган. Бу хакта Need To Know материалында хәбәр ителә, дип яза «Рен-ТВ».

«11 көнлек баланың эче үсә башлагач, аны хастаханәгә алып килгәннәр», – диелгән мәкаләдә.

Табиблар сабыйның бавыры янында кечкенә төер тапкан. Объектта деформацияләнгән кабыргаларга, умыртка сөякләренә һәм оча сөякләренә охшаган скелет кисәкләре булуы ачыкланган.

Баланың эчендәге объект кызның бер күкәйле игезәге булып чыккан. Ул сабыйның артериясе аша тукланган һәм үскән. Табиблар, кызның эчен кисеп җибәргәч, ике кулы, кендеге һәм эчәклеге булган майлы капчыкны хәтерләткән нәрсәгә тап булган.

Хирурглар объектны кисеп алган. Бүгенге көндә сабый сау-сәламәт, аны өйгә кайтарып җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар