
11 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән, көндез республика территориясенең күпчелек өлешендә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз явачак. Төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20, 23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +22..+27˚, көнчыгыш районнарда +31˚ градус.
Тулган ай.
Үсемлекләр белән эшләү тыела. Яшелчә тозлау өчен уңышсыз көн. Дару үләннәренең яфракларын, чәчәкләрен җыярга була.