news_header_bot
Язманы тыңлагыз

11 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
11 июньгә һава торышы һәм ай календаре

11 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнбатыштан исә, секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17, көндез +27..+32 була.

Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Сугару, сыек ашламалар сибү һәм яшелчәләргә кагылышлы башка эшләр башкару өчен уңышсыз көн. Үсемлекләргә корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Корыга чыдам чәчәкләр, үрмә чәчәкләр һәм декоратив культуралар утырту өчен уңай көн. Бу вакытта җыелган дару үләннәре, бигрәк тә йөрәк авыруларын дәвалый торган үләннәр, аеруча файдалы була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар