11 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы, боз явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнә һава температурасы +13..+18º, көндез +25..+30º градус.
11 июнь.
Үсүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Укроп, брокколи кәбестәсен кабат чәчү өчен уңышлы чор. Күпьеллык суган, азык һәм кузаклы культуралар чәчргә була. Туфракны йомшарту, сугару.
Чәчәк түтәле
Туфракны йомшарту, сугару. Күпьеллык суганчалы чәчәкләр утырту. Җылы ярата торган, берьеллык чәчәк рассдаларын ачык туфракка күчереп утыртырга була.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны йомшарту, сугару. Җиләк куаклары утырту. Агачларны һәм куакларны ялгарга була.