news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

11 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
11 июльгә һава торышы һәм ай календаре

11 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Төньяктан секундына 4-9 метр, урыны белән 12 метр, яшен вакытында 16-21 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Төнлә һава температурасы +16..+21˚, көндез +29..+34˚ градус.

Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Яшелчәләрне сирәкләргә, өстәге ботакларын өзәргә ярый. Киптерү өчен үләннәр, яшелчә, җиләк-җимешләр җыю өчен уңай көн.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар