11 декабрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак, төнлә башлыча төньяк һәм көнбатыш районнарда кар ява. Кайбер районнарда буран була. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, урыны белән -14˚, көндез -1..-6˚, көнчыгыш районнарда урыны белән -11˚ градус. Юлларда бозлавык була.