news_header_bot
Язманы тыңлагыз

11 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
11 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

11 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +8..+13˚ градус.

Үсүче ай, ай үлчәү йолдызлыгында.

Бернәрсә дә чәчәргә, утыртырга, күчереп утыртырга, үсемлекләр белән нинди дә булса эш башкарырга киңәш ителми. Шытымнарны сирәгәйтергә, туфракны йомшартырга, чүп-чар җыярга, түтәлләр әзерләргә һәм үсемлекләр белән турыдан-туры бәйле булмаган башка эшләр башкарырга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар