11 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +1..-4˚, көнчыгыш районнарда -7˚, көндез +12..+17˚ градус.
Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Җылытыла торган теплицаларга иртә өлгерә торган редис чәчү өчен уңай вакыт. Җимеш бирә торган агач-куакларның, декоратив куакларның ботакларын кисү өчен дә уңай көн. Үсемлекләрне туфракта яши торган корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү кирәк.