news_header_bot
Язманы тыңлагыз

11-12 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
11-12 майга һава торышы һәм ай календаре

11 майда Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр явачак, көндез урыны белән явым-төшем. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +11..+16˚.

12 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +14..+19˚ градус.

Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Агач һәм куак ботакларын кисәргә ярамый. Кабак, ташкабак һәм кыяр орлыкларын бүрттереп, парникка һәм теплицага чәчәргә була. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар