Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11-12 июльгә һава торышы һәм ай календаре

11-12 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
11-12 июльгә һава торышы һәм ай календаре

11 июльдә алмашынучан болытлы, көндез явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Төньяктан уртача, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +14..+19˚, көндез +24..+29˚ градус.

12 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Яшелчәләрне сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңай вакыт түгел. Авыруларга һәм корткычларга каршы дарулар сиптерү яхшы булачак. Бу вакытта җыелган дару үләннәренең дәвалау үзлекләре югары була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100