![11-12 февральгә һава торышы](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/2/9/dd0cfdb1d14591f135cc5d4104d840a1.png)
11 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -18..-23˚, аязганда -27˚, көндез -11..-16˚ градус. Юлларда бозлавык.
12 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кар явачак, җиңелчә буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -18..-23˚, көндез -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык.