11-12 августка һава торышы һәм ай календаре
11-12 августка һава торышы һәм ай календаре
11 августта Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +9..+14º, көндез +12..+17º градус.
12 августта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә күпчелек җирдә, көндез урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, урыны белән 15-20 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк. төнлә һава температурасы +6..+11º, көндез +11..+16º градус.
11 август.
Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Көзен куллану өчен шпинат, кресс-салат, пекин кәбестәсе утырту өчен уңышлы вакыт. Ачык грунтта кышлый торган үсемлекләр утырту, күчереп утырту.
Чәчәк түтәле
Чалма чәчәк, ирис һәм башка күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләү һәм күчереп утырту өчен уңай чор. Үсемлекләрне гөмбәчек, бактериаль авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү. Ачык грунтта кышлый торган үсемлекләрне күчереп утырту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куак чыбыкчаларын утырту өчен уңышлы көннәр.
12 август.