news_header_bot
Язманы тыңлагыз

106 хәрби әсирлектән азат ителгән

news_top
106 хәрби әсирлектән азат ителгән

Дәүләт Думасы депутаты Шамсаил Саралиев Россия Оборона министрлыгының чираттагы әсирләр алмашуы турында хәбәр итә.

«Ватанга 106 хәрби кайтты. Хәрбиләрнең кадерле әниләре, хатыннары, апа-сеңелләре, туганнары! Сезгә даими элемтә, сабырлык һәм түземлек өчен рәхмәт. 
Россия Оборона министрлыгы, безнең махсус хезмәтләр, Дәүләт Думасы депутатлары әсирлектә булган хәрбиләр өйләренә кайта алсын өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшли», – дип язган ул «Телеграм» каналга.

РБК Украина президенты офисы җитәкчесе Андрей Ермакка сылтама белән, Киев 100 әсирне кайтарган, дип яза. Сүз хәрбиләр, моряклар, чик сакчылары, Милли гвардия хәрбиләре турында бара, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар