Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

105 яшьлек карттан озын гомер серләре

news_top_970_100
105 яшьлек карттан озын гомер серләре
Фото: sbs.com.au

Минь Тонг Нгуен Вьетнамда туып-үскән. Ул тукучы булып эшләгән, соңыннан пешекче һөнәрен үзләштергән. 1984 елда Нгуен әтисе белән Германиягә күченеп китә. Әмма аңа бу илдә яшәү әллә ни ошамый, чөнки анда вьетнамлылар бик аз була. 2000 елда, Нгуенга 80 яшь тулгач, гаиләсе аңа Австралиягә сәяхәт бүләк итә. Бу вакытта анда аның кайбер туганнары яшәгән була инде. Ул бу илгә бер күрүдә гашыйк була һәм берникадәр вакыттан соң монда күченеп тә килә, дип яза «Лента.Ру» сайты.

Йөзьяшәр фикеренчә, ул догалар, рух ныклыгы һәм көндәлек күнегүләр ярдәмендә шулай озак яши алган. 105 яшендә дә ул аек акылында, 77 яшьлек кызы һәм 84 яшьлек кияве белән бергә яши. Атнага берничә тапкыр аның янына өлкәннәрне тәрбияләү хезмәтеннән киләләр, алар гаиләгә өй җыештырырга, гигиена процедуралары уздырырга булыша.

Нгуенның 13 баласы булган, кайберләре хәзер вафат инде. 20гә якын оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Оныкчыклары аның янына атна саен килеп йөри, һәм Нгуен алар белән төнгә кадәр аралаша. Әгәр берәрсе озак килми торса, ул моны сизә һәм бу туганнарына видеоэлемтә аша шалтырата. Балалары, онык-оныкчыклары аның белән аралашырга ярата һәм бабаларының зирәклеге һәм бай тормыш тәҗрибәсе, шул ук вакытта укуын дәвам итүдә һәм яңалыклардан хәбәрдар булуда тәвәккәллеге, финанс зирәклеге һәм аралашырга яратуы аркасында күп нәрсәгә өйрәнәләр.

2022 елда Нгуен җитди авырып китә һәм 3 атна чамасы хастаханәдә ятып чыга. Ул вакытта табиблар аның туганнарыннан, дәвалауны дәвам итәргәме-юкмы дип сорый, чөнки ирнең хәле бик начар була. Әмма Нгуенның гаиләсе аның аякка басачагына ышана. Һәм бу шулай була да, тик, хастаханәдән чыгуга, Нгуен көч-хәлгә генә йөргән. Туганнары да аны инвалид коляскасына калыр дип уйлый. Әмма көчле рухлы ир-ат табибларны да гаҗәпләндерә: авыртуларына да карамастан, ул физиотерапия курсы уза һәм хәзер мөмкин кадәр күбрәк мөстәкыйль хәрәкәтләнергә тырыша. Кызы исә, әтисенә күбрәк Аллаһка ышану ярдәм итә, дип уйлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100