Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

105 яшьлек әби озак яшәү сере белән уртаклаша: сыра эчәргә һәм кияүгә чыкмаска кирәк!

news_top_970_100
105 яшьлек әби озак яшәү сере белән уртаклаша: сыра эчәргә һәм кияүгә чыкмаска кирәк!

Англиядә яшәүче 105 яшьлек әби озак яшәү серләрен әйткән, дип яза «Daily Mail».

Кэтлин Хеннингс үзенең 105 яшьлек туган көнен дуслары, картлар йорты хезмәткәрләре янәшәсендә һәм үзе яраткан «Guinness» сырасын эчеп уздырган. 1919 елда Лондонда туган Кэтлин үзенең озак яшәү серен әйткән.

«Guinness» сырасын эчегез һәм кияүгә чыкмагыз», – дип киңәш иткән ул.

Бу эчемлекне ярату әти-әнисеннән күчкән, ди әби. Алар үзләре дә сыра яраткан, кызларына 18 яшь тулганда бу сыраны эчертеп карый һәм Кэтлинның аны ошата. Ул көн саен шушы сыраны эчкән. Ә Кэтлинның 105 яшьлегенә «Guinness» компаниясе аңа сувенирлар тутырылган кәрзин һәм әрҗәсе белән сыра бүләк иткән.

«Онытылмас мизгелләр бүләк итү – безнең максат, һәм без Кэтлинның шатлыгын бүлешүчеләрне күрергә шат», – дигән бәйрәмне оештыручылар.

Кэтлин Лондонда 1919 елда туган, гомере буе бухгалтер булып эшләгән.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бу – кагыйдәне раслый торган искәрмә генә. Алкоголь ел саен 2,6 миллион кешенең үлеменә сәбәпче, бу – үлемнәрнең якынча 5 проценты дигән сүз. Роспотребнадзор статистикасына караганда, алкоголь кешенең гомерен 17 елга кыскарта. Ул бавыр циррозы, панкреатит, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын китереп чыгара.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, озак яшәүчеләрнең күпчелеге – гаиләлеләр. Озак яшәүчеләрнең күпчелеге Кавказда булуы да – шуның дәлиле. Анда зур гаиләләр булып яшәү рәвеше таралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100