news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

102 яшьлек бабайны 94 яшьлек әбине көчләргә маташуда гаеплиләр

Бабайны җиде елга төрмәгә озатулары ихтимал.

news_top
102 яшьлек бабайны 94 яшьлек әбине көчләргә маташуда гаеплиләр

Австралиядәге Сидней шәһәре янында урнашкан картлар йортында яшәүче 102 яшьлек бабайны тоткарлаганнар. Аны 94 яшьлек әбигә карата җенси җинаять кылуда гаеплиләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Бабай әбине көчләргә маташкан. Карт белән карчык яши торган йортка полиция чакыртканнар. Вакыйганың ничек булганы турында хәбәр ителми.

Ноябрьдә бабайга карата суд була. Хәзер залог түләгәннәр һәм бабай әлегә иректә. Әгәр суд 102 яшьлек картны гаепле дип тапса, аңа җиде ел төрмә яный, диелгән әлеге хәбәрдә.

2014 елда Бөек Британиядә 100 яшьлек бабайны хөкем иткәннәр иде. Ул суд каршына басучы дөньядагы иң карт кеше булган. Ул вакытта бабай гаебен тулысынча таныса да, аңа өенә кайтырга рөхсәт иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар