1000 м биеклектән упкынга егылган 5 кеше мәетен ала алмыйлар, курыккан ир-ат кына исән
Непалда «кеше ашаучы тау»да Россиядән килгән 5 альпинист һәлак булды. Алар дөньяда иң куркыныч тауларның берсеннән егылып төшкән. Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте.
Башта алар тауга 6 кеше менергә тиеш була, ләкин алтынчысы курка һәм менүдән баш тарта, ул аста кала. Һәм төркемдә исән калучы бердәнбер кеше булып чыга.
Альпинистлар бер бауга бәйләнеп менә. Берсе егылган да калганнарын тартып төшергән, дип фаразлыйлар. Спортчылар таудан 1000 метр чамасы биеклектән упкынга егылып төшә.
Әлеге сәяхәтне оештыручы ир-ат атасының язмышын кабатлый: атасы да Таҗикстанда «Коммунизм» түбәсеннән егылып төшеп һәлак булган.
Альпинистлар 6 октябрьдә югала. Алар базадан иртәнге алтыларда чыга, тауга менеп карыйлар, аннары кире әйләнеп кайталар. Соңгы тапкыр элемтәгә сәгать 11ләр тирәсендә чыгалар.
«Бергә бәйләнешеп төшәләр, берсе егыла да башкаларын да упкынга тартып төшерә», – дип яза Telegram-канал «Shot». Мондый очракта алар аерылырга тиеш була, ләкин өлгермиләр. Фаҗига урыннан фотолар да кешеләрнең үзара бәйләнгән килеш төшүен раслый, диелә.
Шулай итеп бишлек мең метр чамасы аска оча. Мәетләрне 8 октябрьдә иртән табалар. Алар 7,1 мең метр биеклектә ята. Мәрхүмнәрнең исемнәре – Александр Душейко, Олег Круглов, Владимир Чистиков, Михаил Носенко, Дмитрий Шпилевой. Барысы да тәҗрибәле альпинистлар, Россиянең төрле төбәкләрендә яшиләр.
«Алар гидлар, шерплар ярдәмен кулланмый, маршрутны үзләре сала. Һәрберсенең 200 дән артык менүе бар», – дигәннәр Ленинград өлкәсе альпинистлар федерациясендә.
Рельеф үзенчәлекле булу сәбәпле, мәетләрне алып кайта алмыйлар, анда вертолет төшә алмый.
Төркемдә барлыгы 8 кеше була. Икесе «катлаулы шартларда» тау түбәсенә менеп төшә дә лагерьга кайта. Калганнар да шул юл белән бара.
Тауга менүдән баш тарткан алтынчы ир-ат ялгызы гына төшеп китә, коткаручылар аны 8 октябрьдә 6,1 мең метр биеклектән алып кайта. Аның аяк-куллары өшегән. Төркем караңгыда гына тау түбәсеннән төшәргә тиеш була, бу – куркыныч, дип санаган Валерий Шамало исән кала. Ул иптәшләрен дә кисәтә, тик алар барыбер тауга менеп китә, диелә хәбәрдә.