100 яшьлек Тәфкил Вәлиев сайлау участогына барып тавыш биргән: «Үз кандидатымны сайладым»

Актаныш районының Югары Яхшый авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил абый Вәлиев күптән түгел үзенең 100 яшьлек юбилеен каршылаган. Бүген ул үзе сайлау участогына килеп, Татарстан Рәисен сайлауда тавыш биргән. Бу турыда «Актаныш хәбәр» телеграм каналы хәбәр итә.
Сайлау бюллетенен кулына алгач та, ул аны лупа ярдәмендә укып чыга, аннан махсус кабинкага кереп сайлый. «Мин үз кандидатымны сайладым. Татарстан Республикасы күзгә күренеп алга бара. Гомердә булмаган әйберләр күренә башлады, рәхмәт!» – дип сөйләде ветеран тавыш биргәннән соң.
Авыл җирлегенең иң өлкән яшьтәге сайлаучысы булгач, аны бүләк белән дә сөендерәләр.