Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

100 яшьлек Бибинара апа пенсиясеннән Эчкен-Йолдыз халкына ярдәм җибәргән

news_top_970_100
100 яшьлек Бибинара апа пенсиясеннән Эчкен-Йолдыз халкына ярдәм җибәргән

Бу көннәрдә, төгәлрәк әйтсәк – 20 майда, Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Сөниева Бибинара Шәмсевәли кызы үзенең бер гасырлык юбилеен каршылый. Әйтүе генә ансат, бу вакыт эчендә илдә нинди генә үзгәрешләр булмаган! Бибинара апа да, чордашлары кебек үк, шул вакыйгаларның тере шаһиты. Колхозлашу еллары, репрессия дулкыны, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы җимерекләрне торгызу... Болар барысы да – кеше башыннан узган, кайгы-хәсрәтләрне йоттырган, авырлыкларга сыгылмаска күндергән еллар.

Ватан сугышы башланганда аңа 18 яшь була. Сугышка киткән ир-атлар урынын өлкән апалар, яшь хатыннар белән бергә яшь кызлар ала. Яшьтәшләре белән җир дә сөрә, ашлык та ура, урман да кисә... Бригадир вазифасында да эшне оештыру зур җаваплылык сорый. Дошманны җиңү көннәрен якынайтуда нәкъ менә алар көче фронттагыларга нык терәк була да инде.

– Әни бүген дә ил-көн яңалыклары белән кызыксынып тора. Телевизор карыйбыз, радио тыңлый. Бу арада Курган өлкәсе Эчкен – Йолдыз авылында чыккан янгын барыбызны да хафага салды. 380 йортның 228е янган бит, күпме мал-туар, кош-корт... Кешенең гомере буе җыйган йорт-җире, мал-мөлкәте күз алдында юк булсын инде. Кеше үлемнәренә кадәр булган, зур хәсрәт бу. Әни, әзме-күпме булышу булыр, дип, Татар конгрессы аша пенсиясеннән каза күрүчеләргә ярдәм күчертте. Моңа кадәр дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга да шулай җибәрттергән иде, берүк, илләр-көннәр имин булсын иде. Барыбызда да шул теләк, – дип сөйли районда чирек гасыр ЗАГС бүлеген җитәкләгән кызы Энҗе ханым.

Әбекәй үз нигезендә, кызлары тәрбиясендә яши. Бибинара апа ире Җәүдәт абый белән 55 ел бергә тату гомер кичергәннәр. Икесе дә колхозда тырыш хезмәт куеп, хөрмәт казанган. 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Роза, Луиза, Энҗе, уллары Тәлгать укып, күңелләренә хуш килгән һөнәр сайлап, тормышта үз урыннарын тапканнар. Әтиләре сигезенче дистәсен тутырганда вафат була. Энеләрен авыру 52 яшендә араларыннан алып китә. Хәзер әбекәйнең 6 оныгы, 14 онык баласы бар, алар кайтканда өй гөрләп тора.

Өй, дигәннән, әбекәй яшьтән кул эшләренә бик оста була. Гомумән, Тигәнәлеләр (алар рәттән өчәү – Олы, Урта, Түбән) элек-электән шәл бәйләү, палас сугу, туку, чигү, тегү белән тирә-якта дан тоткан авыллар. Бибинара апаның йортын үзе чиккән мендәр тышлары, сөлге-кашагалар әле дә бизәп тора.

– Без үскәндә, гает бәйрәмнәрен көтеп ала идек. Әни һәркайсыбызга яңа күлмәкләр тегеп кидерә иде. Бу матур гадәт бездә әле дә саклана. Инде үзебез дә әнигә гает бәйрәменә яңа күлмәк бүләк итәбез, – ди Энҗе.

Әйе, иңнәренә ил кайгысын алып яшәгән өлкән буын бернигә дә битараф кала алмый. Алар гомер буе изге ният белән яши. Бибинара апага алдагы көннәрендә, сихәтлек белән, балалары, оныклары тәрбиясендә, төбәкнең ак әбисе булып, матур гомер кичерергә язсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100