news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

100 яшькә кадәр яшәү өчен нишләргә? - Россия сәламәтлек саклау министры киңәше

Министр гади киңәш бирә.

news_top
100 яшькә кадәр яшәү өчен нишләргә? - Россия сәламәтлек саклау министры киңәше
pixabay.com

Гомерне 100 яшькә кадәр җиткерү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес график буенча яшәү кирәк, дип кисәтә Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Нинди режим дөрес була соң? «10 яшьлек бала графигы буенча яшәп карагыз. Шулай ук хәрәкәтләнегез, шундый ук физик йөкләнеш алыгыз, шул ук ризыкларны ашагыз, алкоголь һәм тәмәке кулланмагыз. Әгәр дә шул рәвешле яшәсәгез, гомерегезне озайтачаксыз», — ди Мурашко.

Министр шулай ук тыйнак һәм акыллы булырга киңәш итә.

«Нишләптер, 18не тутыргач, безгә барысы да ярый, дип уйларга күнеккәнбез. Бу статистика бигрәк тә малайларда күзәтелә», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар