Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тел тәмсез иде». Паркта кеше үтереп, телен кисеп ашаучыны хөкем итәләр

news_top_970_100
«Тел тәмсез иде». Паркта кеше үтереп, телен кисеп ашаучыны хөкем итәләр
"Татар-информ" архивы

Петербургта Тикшерү идарәсе 2 кешене үтерү һәм каннибаллык (кеше ите ашау) турында җинаять эшен тикшереп бетергән. 3 ир-атның 1сен кеше итен ризык итеп файдалануда гаеплиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 27 сентябренә каршы төндә 24 яшьлек ир-ат «Сосновка» паркында таныш булмаган ир-атка һөҗүм итә. Ул корбанына кимендә 10 тапкыр пычак белән кадый. Аннары теленең бер өлешен кисеп ала һәм шул кисәкне ризык итеп куллана, дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Корбанын үтергәч, җинаятьче мәетне чокырдагы дренаж торбасына тыгып куя. Этләре белән урамга чыккан кешеләр шул мәетне таба. Ләкин ул чакта җинаятьчене ачыклый алмыйлар. Әлеге эшне ачуга башка мәет табылу очрагы ярдәм итә. Яңа мәет «Сортавала» трассасында машина багажнигыннан төшеп кала.

«2021 елның 20 ноябрендә җинаятьтә шикләнелүче ир-ат, башка гаепләнүче ир-ат белән бергәләп, Лабораторная урамында гараж боксында автослесарьне вәхшиләрчә кыйный, аннары аңа кимендә 20 тапкыр пычак кадыйлар», – ди тикшерүчеләр.

Автослесарьне үтергәч, алар таныш ир-атка шалтырата һәм машина белән килергә сорый. Иптәшләре ризалаша. Автослесарь мәетен багажникка салып, көрәк алалар да шәһәр читенә чыгып китәләр. Ләкин юлда машина авариягә очрый. Бәрелешүдән соң, багажниктан мәет төшеп китә. Җинаятьчеләр куркуга кала һәм, машинаны ташлап, урманга таба кача. Ләкин аларны бераздан тоталар.

Сорау алган чакта, тоткарланган ир-атларның берсе «Сосновка» паркында кеше үтерүен сөйләп бирә. Аннары ул корбанының телен кисеп алып, өенә алып кайтуын, табада кыздырып ашавын сөйли. Ул «тел тәмсез булуын» да әйтә.

Хәзер бу кешеләрне хөкем итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100