
100 мл сыеклыкка 2 аш кашыгы – һәм ванна беренче кар кебек ап-ак була, дип язалар киңәшләр сайтында.
Күпләр өчен ванна бүлмәсен җыештыру чын мәгънәсендә зур проблема булып тоела, бигрәк тә өслекләрдә иске тутык таплары һәм судан калган эзләр булса. Мондый пычракларны тиз генә чистарту бик авыр.
Оста хуҗабикәләр ваннаны чистарту өчен шәп ысул тәкъдим иткән. Әмма аны 2 атнага 1 тапкырдан да ешрак кулланмагыз, чөнки ул сантехника эмаленә зыян китерергә мөмкин.
Чистарту өчен махсус эремә:
100 мл 9 процентлы серкә (уксус) алып, аңа 2 аш кашыгы тоз өстәргә. Бу катнашманы якынча 65 градуска кадәр җылытырга кирәк.
Губканы җылы эремәгә манып, иң нык пычранган урыннарны яхшылап сөртегез, ванна кырыйларын да онытмагыз.
30 минут ккөтеп торыгыз һәм җылы су белән яхшылап юыгыз.
Белгечләр кисәтә:
Бу ысулны артык еш куллану зыянлы булырга мөмкин. Шуңа күрә, тутык һәм пычрак җыелмасын өчен, ваннаны даими рәвештә юып тору хәерле.