Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

100 баш каз асраучы Руфия Хәйретдинова: “Казларга кычыткан ашатырга ярамый”

Арча районының Масра авылында Руфия Хәйретдинова 100 баш каз асрый. Бу эш белән ул күптәннән шөгыльләнә, каз асрауның барлык нечкәлекләрен белә. 50 бәбкә сатып алудан башлаган эше бүген аңа шактый табыш китерә.

news_top_970_100
100 баш каз асраучы Руфия Хәйретдинова: “Казларга кычыткан ашатырга ярамый”

Масра авылы, андагы мохит, казлар тавышы мине балачагыма алып кайтты. Без кечкенә чакта авыл казлар тавышыннан гөрләп торыр иде. Күрше кызы белән җәйге каникулларыбыз күп вакыт казлар саклап узды. Эссе көннәрдә казларны судан чыгара алмыйча, кайтканда аларны җыеп бетерә алмыйча хәйран тилмерә идек. Хәзер болар турында сагынып сөйләргә генә калды. Каз асраучы сирәк, без шау-гөр килеп үскән болын әрәмәлеккә әйләнеп килә.

«Казларны үз балаларым кебек яратып карыйм»

Масрада мал-туар, кош-корт асраучы гаиләләрнең күп булуы мине сөендерде. 40-50 хуҗалыклы кечкенә генә авылны тырыш, уңган халкы яшәтә. Руфия Хәйретдинова да авыл өчен җан атып йөрүчеләрдән.

Мәшәкате күп булса да, каз асрауның отышлы ягы бар. Моның кадәр каз асрап җәфаланма, сатып ал да аша, диючеләр бар. Миңа казлар асрау рәхәтлек бирә, аларны үз балаларым кебек яратып карыйм. Күкрәк баласын ничек тәрбиялисең, аларга да шундый ук тәрбия кирәк.

Иртәнге өчтә торам, көннәр буе шулар янында кайнашам. Алар да мине әниләре урынына күрә, яннарыма җыелып киләләр. Аннан соң авыл кешесе эшсез тора алмый инде ул, ияләнмәгән. Мин – бөтен барлыгым белән авыл кешесе, - дип каршы алды Руфия.

«Казлар иркенлекне ярата»

Ничек кенә булмасын, каз үстерү ансат эш түгел. Үз хуҗалыгыңдагы берничә бәбкәне дә асрау күпме вакыт, көч таләп итә. Ә биредә алар бик күп! Руфиядән каз үстерү нечкәлекләре турында сорашам. Аның сүзләренчә, казларга иркенлек кирәк. Өйдә ябуда тоткан каз итеннән болында йөргән казларның ите бик нык аерылуын әйтте ул.

Каз үстерүдә авылда туып үсү, яшьтән килгән тәҗрибә булыша. Безнең гаиләдә элек-электән каз асрадылар. Ирем Илфат белән 29 ел бергә яшәп калдык, ул йөрәк белән авырып вафат булды. Тормышны алып барырга кирәк бит, шуннан соң казлар асрарга тәвәкәлләдем. Балалар да бу фикеремне хупладылар.

Башта 50 каз бәбкәсе алып карадым, каз итенә ихтыяҗ бик зур булды. Сатудан кергән акчаны кулга тоткач, күңел канатланып китте, тагын үрчетеп карарга булдык. Аннан соң казларны ел буе үстерәсе юк, 4 ай җитә. Хәзерге көндә 100 баш каз асрыйм. Аларга өстәп әле бройлер чебиләр дә сатып алам. Быел 40 бройлер алып үстердем. Авылда мал-туарсыз булмый, шуның белән тормыш алып барабыз. Сыер, үгезләрем дә бар. Үзем генә җитешә алмас идем, балаларым иң төп ярдәмчеләрем , - дип сөйләде Руфия.

«Казларны сайлаганда кендекләрен карарга кирәк»

Руфия бер көнлек бәбкәләр алып кайтып үстерүне отышлы күрә. Аларны ел саен Арча инкубаторыннан сатып ала ул. Сайлап алганда игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.

Елына карап төрлесе очрый казларның. Узган елны күбесе чирләде. Бөтен бәбкәләрне тотып карап, үзем сайлап алам. Кайберсенең кендекләре чыккан була, андыйларны алырга кирәкми. Кайберләре утырган җирдән артка чүгеп китә, аларны шулай ук алмаска киңәш итәм. Кош-кортларны ветеринар-санитар чаралар кулланган эре инкубаторлардан алырга кирәк.
Быел казларны 240 сумга сатып алдым, былтыр 220 сум тора иде. 7 июльдә аларга ике ай була, күзгә күренеп үсәләр. Быел суык булды. Казларны май аенда алып кайткан идем, салкын булгач биш көн мунчада тоттым. Ике градус җылыда урамга алып чыктым, - ди Руфия Хәйретдинова.

Казларның линда токымына өстенлек бирә ул.

Линда токымлы казлар чыдам, әрсез була. Алаларның иммунитетлары да яхшы. Гәүдәгә дә зурлар, 4 кило ярымга кадәр җитәләр. Узган елны башка токымлы казлар алып караган идек, үсмәделәр, - ди Руфия.

«Яшәгән урыннарының чиста булуы итенә тәэсир итә»

Бәбкәләрне дөрес ашатуга бик зур әһәмият бирә Руфия. Каз бәбкәләренең буыннары ныгысын өчен, егерме көн дәвамында комбиазык (корбикорма) ашатырга киңәш итә ул.

Комбиазыктан соң бодай пешереп бирә башладым. Гади юл белән генә үстерәм мин. Күпләр казлар тизрәк үссен өчен ашаган ризыкларына әллә нинди витаминнар куша, мин аны кирәксенмим. Бер елны борчак һәм кукуруз биреп карадым, ашамадылар. Ашауны өзмим, көне буе каршыларында тора. Күп кеше казларга кычыткан бирә, ул бер дә кирәкле әйбер түгел. Кычыткан аларның бавырын үстерә. Казларның эче сыекланып киткән очракта бераз аракы эчерәм. Күп кенә танышларым да шулай эшли.

Аннан соң казларның ояларын көн саен чистартып торырга кирәк. Яшәгән урыннарының чиста булуы казның итенә дә тәэсир итә. Алар торган урында һава яхшы йөрергә тиеш. Бина эче җылы булсын, - ди ул.

«Каз мае - күп чирдән дәва»

Көне буе иркендә йөри казлар, Руфия аларны бер генә минутка да күздән югалтмый. Саклап утырырга туры килә, чөнки төлке, кыргый этләр узган елны бик еш «кунакка» кергән. Казларга махсус сулык та казытканнар. Шунда алып төшеп коендыралар.
Казлар кичен ояларында куналар. Аларны ничек җыеп бетерергә мөмкин дисәм, моның да сере бар икән. Вакыты җиткәч, Руфия телефоннан татар җырлары куя. Казлар шул тавышка тиз арада җыелалар ди.

Чебешләрне көзен саныйлар, дигән әйтем бар. Казларны да шулай. Руфия әйтүенчә, аларны урнаштыру авыр булмаячак. Инде хәзердән үк күпләп сатып алырга теләк белдерүчеләр бар икән. Казның ите, эче-башы, мае, мамыгы-каурые – һәркайсына сорау бар.

Казанга 15әр каз ите сатып җибәрәм, шәһәр халкы бик яратып ала. Үземнең даими сатып алучыларым бар. Былтыр казларны 1700-2000 сумга саттым. Аның эче-башы да әрәм булмый, сорау зур. Майларын эретеп сатам. Каз мае бик файдалы, аны белеп кулланырга гына кирәк. Ул гинекология, тын юллары системасы, тире авыруларын дәвалауда ярдәм итә. Быел короновирус белән авыручылар күпләп алды. Йөткергәндә булыша, тын юлларын ача, диючеләр булды. Бронхит, астма, туберкулезны дәвалый.

Шулай ук каз мамыгын да әрәм итмибез, элек мамыгыннан тутырып мендәр ясый идек. Хәзер аның мамыгын сатып кына җибәрәбез, мендәр ясау күп вакытны ала, - диде Руфия.

Руфия Хәйретдинованың алга таба да казларның баш санын арттыру нияте бар. Моңа ирешүенә шигем юк. Уңышны кул кушырып көтеп утыра торганнардан түгел ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100