news_header_bot
Язманы тыңлагыз

10 яшьлек малай урманда ике аягын сындырган әтисен коткарган

news_top

Башкортстанда урманда авариягә очрагач, әтисен коткарган 10 яшьлек малайны бүләкләделәр. Әтиле-уллы алар квадроциклда урман буйлап йөри. Шул вакытта техника әйләнеп каплана, әти кеше аста кала. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Ир-ат квадроцикл астыннан чыга, тик ике аягы да сынуын ачыклана, ул йөри алмый. Бу урында мобиль элемтә эшләми, ярдәм чакырып булмый.

Экстремаль шартларда малай паникага бирелми. Ул урманда лагерь ясый, төн буе әтисе белән утыра, аңа туңарга бирми. Иртән малай ярдәм эзләп китә.

«Урманда элемтә юк иде, мин шалтырата алмадым, шуңа күрә якындагы авылга киттем. Әнигә шалтыраттым, ул МЧС чакырды. Мин квадроциклда машина артыннан бардым», – ди Сергей исемле бу малай.

Сережаның уйлап эшләгән гамәлләре аркасында әтисен коткаралар, хастаханәгә илтәләр.

Район администрациясе аның гамәлләрен чын батырлык үрнәге дип бәяләгән.

«Әбҗәлил» басмасы белешмәсе буенча, Сергей гаиләсе Уфада яши. Алар Белорет районында Айыс авылы янында урманда бәлагә очраган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар